Әмирә Газизова республика коннкурсы җиңүчесе
Мәгариф

Әмирә Газизова республика коннкурсы җиңүчесе

Газизова Әмирә «Безнең гаилә традициясе», «Әбиемнең, гаиләмнең яраткан җырлары» номинацияләрендә беренче урынны яулады.

Татарстанда традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, гаиләне ныгытуга, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдә, җәмгыять нигезләрен рухи-әхлакый формалаштыруда гаиләнең ролен күтәрүгә юнәлдерелгән «Иң мөһим нәрсә турында» конкурсы үткәрелде.

Балтач урта мәктәбенең 1 класс укучысы Кариле авылы кызы Газизова Әмирә «Безнең гаилә традициясе», «Әбиемнең, гаиләмнең яраткан җырлары» номинацияләрендә беренче урынны яулады. Һәм Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында узган бүләкләү тантанасында катнашып,  диплом һәм истәлек бүләкләренә лаек булды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Әмирә

Нет комментариев