Чара Балтач урта мәктәбендә узды
23 гыйнвар көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләрнең балалары өчен «Патриотлар уены» исемле интеллектуаль уенын уздырды.
- Уенда катнашучылар патриотик сорауларга җавап бирде, солдатларга хат язды, төрле биремнәр үтәде.
- Кызыклы уенны оештыруда үз өлешен керткән Җиңү Волонтерларына зур рәхмәт! Киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп эшләргә насыйп булсын.
Дөньялар тынычланып, балалар тулы гаиләләрдә яшәсеннәр. Илебезне саклаучы ир-егетдәребез барысы да исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде.
Нет комментариев