Балтач балалары халыкара конкурста да сынатмый (фото)
Мәгариф

Балтач балалары халыкара конкурста да сынатмый (фото)

Балтач сәнгать мәктәбенең «Поющие горошинки» вокаль ансамбле беренче тапкыр "Хрустальное сердце мира" халыкара конкурсында катнашып, өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайттылар.

Районыбызның талантлы балалары район сәхнәләрендә генә түгел, респуликада да уңышлы чыгыш ясап, зур җиңүләр яулыйлар. Бу, әлбәттә, укытучының зур тырышлыгы, эзләнүе нәтиҗәсе. Юлия Корбанова төркемендә җыр серләренә төшенгән балаларның әти-әниләре укытучыга нәкъ менә шуның өчен рәхмәтле дә инде.

- Укытучы һәр бала белән шәхси якын килеп шөгыльләнә, үз эшенең фанаты ул, - диләр алар.

Шушы көннәрдә тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште. Юлия Корбанова җитәкчелегендәге «Поющие горошинки» вокаль ансамбле беренче тапкыр "Хрустальное сердце мира" халыкара конкурста катнашып, өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайттылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев