Математика елы уңаеннан һәм районыбызның сәләтле балаларын ачыклау максатыннан 7 нче май көнне Балтач гимназиясендә Мәгариф идарәсе тарафыннан 10нчы сыйныфлар өчен "Иң акыллы укучы" дип аталган математик конкурс булып узды.
Әлеге конкурс 2 турдан торды. Балалар үзләренең математик мәсьәләләрне эшли белүләрен, зирәклекләрен тапкырлыкларын күрсәттеләр. Шулай итеп 1нче урынга - Балтач урта мәктәбеннән Карипов Булат, 2нче урынга - Нөнәгәр урта мәктәбеннән Гыйлфанов Фәнзил, 3нче урынга - Карадуган урта мәктәбеннән Галимов Галимҗан лаек дип табылды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев