Балтач урта мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте.
Быел Балтач урта мәктәбен 27 укучы тәмамлый. Укучыларның барысы да инде киләчәк тормыш юлларын сайлаганнар. Алар белемнәрен педагогия, медицина, төзелеш, экономика һәм башка уку йортларында дәвам итәргә уйлыйлар. Тугызынчы сыйныфны 45 укучы тәмамлый һәм аларның кайберләре мәктәптән китеп, колледжларда һәм техник юнәлештәге техникумнарда укырга планлаштыра.
Соңгы вальс, кыңгырау чыңы, мәктәп белән хушлашу сүзләре һәм җырлары, нәниләрнең сәламләве... Онытылмас хатирәләр. Әмма әле җырларда җырланганча "Алда әле — заман имтиханы...” . Уңышлар сезгә, балалар!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев