Балтач район мәктәпләренеӊ яӊа уку елына хәзерлек торышы өйрәнелде
Мәгариф

Балтач район мәктәпләренеӊ яӊа уку елына хәзерлек торышы өйрәнелде

2015 нче елныӊ 29 июненнән 3 июленә кадәр Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча районара янгын күзәтчелеге инспекторлары, район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган комиссиядә катнашып, мәктәп һәм мәктәпкәчә оешмаларныӊ яӊа уку елына хәзерлек барышын тикшерделәр.

Тикшерү барышында уӊай һәм тискәре кәренешләр белән очрашырга туры килде. Яӊа уку елына хәзерлек вакытында, биналарны тиешле янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китерер өчен күп кенә финанс чыгымнары сорый торган чаралар барлыгы ачыкланды. Әлеге чаралар район җитәкчелеге ярдәме белән, яӊа уку елы башланганчы тормышка ашырылыр дип ышанып калабыз.
Рәдиф ӘХӘТОВ,
Балтач һәм Кукмара районара
янгын күзәтчелеге бүлеге.
Фото: http://www.ria56.ru/posts/7854788758758568.htm

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев