Алда район бәйгесенең тантаналы ябылуы һәм җиңүчеләрнең зона этабында катнашуы көтелә.
12нче декабрьдә Кариле балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе» район бәйгесенең финалы узды.
8 конкурсант «Мастер-класс» сынавында үзләренең педагогик тәҗрибәләрен презентацияләү һәм трансляцияләү өлкәсендә педагогик осталыкларын күрсәттеләр. Муниципаль бәйге ахырында финалистлар белән түгәрәк өстәл узды, анда аларның һәркайсы үзенең профессиональ позициясен белдерә алды.
Финал сынаулары нәтиҗәләре буенча жюри бәйге җиңүчеләрен һәм лауреатларын билгеләде. Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Багауетдинова Р. Ф. Гран-при иясе булды.
Беренче урыннар Балтачның 5нче балалар бакчасының инглиз теле тәрбиячесе А. К.Җәләевага («Ел тәрбиячесе» номинациясендә) һәм Балтачның 4нче балалар бакчасының тәрбиячесе Э. С. Абдуллинага («Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркем тәрбиячесе» номинациясендә) бирелде.
Педагоглар бәйгедә катнашып, киләчәк тормышта һәм һөнәрләрендә ярдәм итәрлек кыйммәтле тәҗрибә тупладылар дип өметләнәбез. Алда район бәйгесенең тантаналы ябылуы һәм җиңүчеләрнең зона этабында катнашуы көтелә.
Нет комментариев