Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.
17 март көнне Балтач урта мәктәбе базасында "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе узды. Акциядә 10-11 сыйныф укучыларының әти-әниләре, район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, баш мөхәрриребез Зәкиев Вакыйф Мансур улы да катнашты.

БДИ тапшырып карау барышында акциядә катнашучылар имтиханның барлык процедуралары аша уздылар. Бланкларны тутырдылар һәм рус теле буенча белемнәрен тикшерделәр.

Чыганак: instagram.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев