Борнак авыл китапханәсендә «Балаларга - куркынычсыз интернет!» исемле мәгьлүмат сәгате үткәрелде
Мәгариф

Борнак авыл китапханәсендә «Балаларга - куркынычсыз интернет!» исемле мәгьлүмат сәгате үткәрелде

Бу чараның төп максаты да интернет челтәрен куркынычсыз куллануның төп төшенчәләре турында мәгълүмат бирүдә

3 февраль көнне, Борнак авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, "Балаларга – куркынычсыз интернет!" исемле мәгьлүмат сәгате үткәрелде.

Бу чара "Интернет куркынычсызлыгы «атналыгы кысаларында оештырылды. Интернет-кызыклы һәм файдалы мөмкинлекләр дөньясы ул. Әмма дөрес файдаланырга гына кирәк.

Бу чараның төп максаты да интернет челтәрен куркынычсыз куллануның төп төшенчәләре турында мәгълүмат бирүдә. Балалар «бөтендөнья пәрәвезеннән» килгән барлык зыянлы нәрсәләрдән ничек сакланырга һәм башка кешегә зыян салмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълумат белделәр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев