Гади һәм кешелекле булып калыгыз! (фото)
Мәгариф

Гади һәм кешелекле булып калыгыз! (фото)

Балалар бакчасына бала беренче адымын ясый. Кергән көннән алып ул зур тормыш юлына аяк баса. Дөньяга караш формалаша, фикер йөртергә, акны-караны аерырга өйрәнә башлый.

Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячеләре - эзләнүчән, иң оста, тырыш, тәҗрибәле кызлар һәм егетләр. Тынгысыз, җаваплы хезмәтләрендә үз-үзләренә искиткеч таләпчән алар. Тырышып эшләү, кешеләргә ярдәм итү, акыллы киңәшләрен биреп, балаларны назлап катлаулы юлдан баралар.

Хөрмәтле бакча коллективы, алдагы хезмәт юлыгызда, тормышыгызда куанычлар күп булсын, сезгә озын гомер, сәламәтлек телим. Яңа еллар яңа уңышлар алып килсен.

Барыбызның да бит хыяллары бар
Ничек ирешергә белмәгән.
Кыш бабайның бүләк капчыгыннан
Чыксын иде үзе теләгән.

Миләүшә Фәйзрахманова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев