Татарстанда 102 укучы рус теле буенча БДИны 100 баллга тапшырган. Узган ел әлеге күрсәткеч 97не тәшкил иткән булган.
Имтиханда барлыгы 15 меңнән артык кеше катнашкан. Татарстан буенча уртача балл – 74,72, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы төркеме.
Рус теленнән 100 балл җыючы укучы районыбызда да бар, ул – Балтач гимназиясеннән Гөлшат Әхмәтова. Гөлшатны ихлас күңелдән шундый зур уңышы белән котлыйбыз. Алга таба да үзе яраткан өлкәдә белем алып, тормышта үз юлын табуын телибез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев