Камилә барысын да уздыра
Мәгариф

Камилә барысын да уздыра

Районыбыздагы сәләтле балалар турында күп язалар. Шуларның берсе - гимназиянең 3 нче а классы укучысы Камилә Юнысова. Уку алдынгысы, шашка-шахмат ярышларында алдынгылыкны бирми, гел призлы урыннарны яулый.

Шулай ук нинди генә конкурс булмасын, барысында катнашып жиңүгә ирешә.Соңгы вакытта Камиләнең яңа кызыксынуы барлыкка килде, ул шигырьләр яза башлады. Беренче иҗат жимешен Сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм.


Үзем турында үзем

Камилә була исеме,
Бар эшне дә булдырам:
Шахмат уйныйм, шигырь язам,
Барысын да уздырам.

Фортепианода уйныйм,
Көйләр чыгара беләм.
Шашка да уйныйбыз әле
Өйдә әнием белән.

"4" кә, "5" кә укыйм бары,
"3" леләрем бер дә юк.
Әгәр инде ала калсам,
Төзәтәм аны шундук.

Менә шулай үзем белән
Таныштырдым мин сезне.
Әллә кайдан танып алып
Эндәшерсезме инде?

Ландыш Гарифуллина.

"Тукай оныклары" бәйгесенә.

Фото: vk.com

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев