Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәктәпләр, балалар бакчалары һәм көллиятләргә рәсми сайтлардан укучыларның персональ мәгълүматларын алу таләп ителгән мөрәҗәгатьләр таратты.
Ведомство 2 меңнән артык мәгариф оешмалары сайтыларында хокук бозылу очрагын ачыклаган. Хәзер интернетта мәгариф оешмаларында укучыларның исемлеген ачык төстә унаштыру тыела. Балигъ булмаган балаларның персональ мәгълүматларын балалар һәм ата-аналар ризалыгы белән урнаштыру да законлы түгел, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Известия" газетасына сылтама ясап.
Искәртеп узабыз, интернетка шәхси үзенчәлекләре бетерелгән рәвештә яки шәхси мәгълүматларны персональ мәгълүматлар субъектларына идентификацион номер биреп кенә куярга мөмкин.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://shkola37.ouvlad.ru/zashhita-personalnyx-dannyx-uchashhixsya/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев