Мәктәптә балалар агуланган
Мәгариф

Мәктәптә балалар агуланган

Балалар мәктәпне санитария кагыйдәләренә туры китереп эшкәрткәннән соӊ агуланганнар.

Богородское авылындагы мәктәптә дәресләр башланып ярты сәгатьләп вакыт узуга укучылар косасы, күзләреннән яшь килүгә, тән кычытуга зарлана башлаганнар.

Укытучылар тиз генә әти-әниләргә бу хәбәрне җиткергәннәр. Бу хәлнеӊ сыйныф биналарын санитар эшкәртү белән бәйле икәненә төшенгән укытучылар бүлмәләрне ачып җилләтүгә тотынганнар, балаларны күрше мәдәният йортына күчереп торганнар. Начар хис иткән укучыларны өйләренә озатканнар.

Бу мәсьәлә буенча тикшерү башланган.

Фото: ТИ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Балалар агуланган

Нет комментариев