Салавыч мәдәният йортында Илдар Юзиевның «Кыр казлары артыннан» спектакле булды.
Ике пәрдәле бу драманы Салавыч лицее педагогик коллективы сәхнәгә куйды. Үзешчәннәрнең һәркайсы үз ролен «5»лелек итеп башкарды. Ранил Гыйләҗев (Малик), Сания Латыйпова (Ясминә), Рөстәм Хәлилов (Рим), Илнур Җиһаншин (Халик), Гөлназ Кәлимуллина (Зөлхия), Мальвина Федорова (Дәринә), Айдар Нәкыйпов (Әкбәр), Ирек Мифтаховлар (Ядкарь) тамашачыны уйландырдылар да, елаттылар да, көлдерделәр дә. Көчле алкышлар соклануларга аваздаш булды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев