Яӊа уку елын башладык
Мәгариф

Яӊа уку елын башладык

Районыбызныӊ уку йортларында - Балтач гимназиясендә, киӊ профильле Салавыч лицеенда, 12 урта , 8 төп, 12 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексларында укулар башланып китте.

Барлык укыту-тәрбия учаклары тиешле оешмалар тарафыннан кабул ителгән. 2 мәктәп - Куныр урта һәм Арбор төп мәктәпләре капиталь ремонттан соӊ янарып, барлык мөмкинлекләре һәм уӊайлыклары югары дәрәҗәдә булган уку йорты буларак үзләренеӊ ишекләрен укучыларга ачтылар.
Укытучыларныӊ, укучыларныӊ һәм әти-әниләренеӊ шатлыгын уртаклашырга Татарстан Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шафигуллин, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин килгән иде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев