Күптән түгел районыбызда «Волонтер» оешмасы активистлары белән берлектә «Чын күңелдән» дип аталган чара үтте.
Аның барышында Бөек Ватан сугышы ветераннары, өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтелүче әбиләрне кызлар һәм малайлар үткән бәйрәмнәр белән котлап, хәлләрен белделәр. Өлкәннәр мондый очрашулардан бик канәгать калып, укучыларга чын күңелдән рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен ирештерделәр. Шушыннан чыгып әйтәсе килә иде, өлкәннәребезгә көндәлек тормышта да игътибарлы һәм мәрхәмәтле булсак иде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев