Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара конкурс-фестивале җиңүчеләре (+фоторепортаж)

Сәхнәдә тел, моң, хәтер дигән өч зур төшенчә тантана итте. Милләтебезнең жанын сугарып торучы, чишмә челтерәведәй мәгънәле сүзләрдән торган шигырьләр тыңланды.

2018 елның  6 декабрендә Балтач муниципаль районы Кенә төп гомуми белем мәктәбе коллективы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм  Таттелеком гавәми акционерлык җәмгыяте ярдәме белән  килешеп, Татарстан Республикасының  Балтач муниципаль районы мәгариф  һәм мәдәният бүлеге  белән  берлектә “Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара конкурс-фестивален уздырды. Конкурста Балтач, Арча, Саба, Кукмара, Казан, Мари иле, Киров өлкәсе балалары катнашты.

Конкурс-фестиваль Татарстан Республикасы министрлар кабинеты раслаган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру  нисбәтеннән, Татарстанның атказанган җырчысы Җәвәһирә Сәләхова, Татарстанның халык җырчысы Римма Ибраһимова, күпсанлы җыр конкурслары лауреаты Рафил Җәләлиев кебек якташларыбызның дәвамчыларын барлау, татар халык иҗатын пропагандалау максатыннан, 7-15 яшьтәге балалар өчен үткәрелде.

Конкурс милли җәүһәрләребез булган халык җырларының матурлыгын, фольклор әсәрләренең аһәңлеген ассызыклап, җырлы-биюле халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү өчен уздырылды.                                                                          

Сәхнәдә тел, моң, хәтер дигән өч зур төшенчә тантана итте. Милләтебезнең жанын сугарып торучы, чишмә челтерәведәй  мәгънәле сүзләрдән торган шигырьләр тыңланды. Халкыбызга күп гасырлар буе юаныч биреп, дәрт өстәп торучы моңлы җырлар ишеттек,фольклор әсәрләре, халык иҗаты аша әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне хәтеребездә яңарттык. Быелгы конкурста 230  бала катнашты. Үз милләтен, туган телен кадерләргә өйрәткән, балаларны бу бәйрәмгә әзерләгән остазларга зур рәхмәт.

Балаларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Алар: Татарстанның атказанган  сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,күпсанлы премияләр иясе, “Болгар” радиосының  баш редакторы, Бөтендөнья Татар Конгрессы хезмәткәре Шәмсия Гатуф кызы Жиһангирова;

Татарстанның халык җырчысы, Муса Жәлил исемендәге  премия лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Римма Мөбәрәк  кызы Ибраһимова;

“Татар моңы”халыкара яшь башкаручыларның телевизион конкурсы лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара  татар җыры фестивале лауреаты, ”Болгар”милли музыкасы премиясе лауреаты Рафил Җәләлиев;

Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Тихонович Михайлов.

Сәхнәдә һөнәрләрен күрсәтүче һәр бала- жиңүче. Ерак аралардан килеп , алар бик матур чыгыш ясый алдылар. Афәрин ,балалар!

Татар җырларын аһәңле итеп ,бөтен нечкәлекләрен аңлап башкару - зур осталык сорый.

“Татар халык җырлары” номинациясендә 7-10 яшьтәге балалар арасында  жиңүчеләр:

3 дәрәҗә – Хабибуллина Дилә (Норма мәктәбе)

3 дәрәҗә – Җәләева Мәрям (Балтач мәктәбе)

3 дәрәҗә – Заһидуллина Галия (Борбаш мәктәбе)

2 дәрәҗә – Гибадуллин Рияз (Балтач гимназиясе)

2 дэрәҗә – Сибгатуллина Мәликә (Кенә мәктәбе)                                                                    

1дәрәҗә – Нуриева Фирүзә (Карадуган гимназиясе)

 “Татар халык  жырлары” номинациясендә 11-15 яшьтәге балалар арасында  жиңүчеләр:

3 дәрәҗә – Насыйрова Гүзәл (Норма мәктәбе)

3 дәрәҗә – Әхмәдуллин Ислам (Пыжмара мәктәбе)

3 дәрәҗә – Шәвәлиева Зилә (Арча,Лесхоз мәктәбе)

2 дәрәҗә – Зиннатуллина Эмилия (Карадуган гимназиясе)

2 дәрәҗә – Җәләлиева Илида (Балтач сәнгать мәктәбе)

1 дәрәҗә – Габдрахманова Илүзә,Ганиева Гөлия (Кенә мәктәбе)       

 “Нәфис сүз” номинациясендә 7-10 яшьтәге балалар арасында  җинүчеләр:

3 дәрәҗә – Сәмигуллина Талия (Кенәбаш мәктәбе)                                                

3 дәрәҗә – Юзмиева Зилия (Кукмара,Мәчкәрә мәктәбе)

3 дәрәҗә – Исрафилов Әмир (Саба  сәләтле балалар мәктәбе)

2 дәрәҗә – Кашапова Әминә (Киров өлкәсе,Малмыж районы,Иске Йөрек мәктәбе)

2 дәрәҗә – Зиятдинов Фатих (Карадуган гимназиясе)

1 дәрәҗә – Муллагалиева Диләрә (Балтач гимназиясе)

“Нәфис сүз” номинациясендә11-15 яшьтәге балалар арасында  җинүчеләр:

3 дәрәҗә – Сөнгатуллина Ләлә(Кенә мәктәбе)

3 дәрәҗә – Гарифуллина Сөмбел (Куныр мәктәбе)

3 дәрәҗә – Ситдиков Сәйдәш (Сосна мәктәбе)

2 дәрәҗә – Шәйхетдинова Әдилә (Норма мәктәбе)

2 дәрәҗә – Егорова Алинә (Арча ,Носы мәктәбе)

1 дәрәҗә – Хәбибуллин  Хәбиб (Бөрбаш мәктәбе)  

“Нәфис сүз “номинациясендә Гран-при – Хәбибуллин  Хәбиб (Бөрбаш мәктәбе)  

 

“Эстрада жырлары “номинациясендә 7-10 яшьтәге балалар арасында  җиңүчеләр:

3 дәрәҗә – Малюгина Дәлилә (Таузар мәктәбе)

3 дәрәҗә – Габдрахманов Ислам (Кенәбаш мәктәбе)

3 дәрәҗә – Закирова Дилә (Балтач гимназиясе)                                                                                 

2 дәрәҗә – Зәкиева Мирьям (Балтач гимназиясе)

2 дәрәҗә – Закирҗанова Таңсылу (Балтач с әнгать мәктәбе)

1 дәрәҗә – Һадиев Ислам (Балтач сәнгать мәктәбе)

“Эстрада жырлары “номинациясендә 11-15 яшьтәге балалар арасында  җиңүчеләр:

3 дәрәҗә – Шәрипова Әдилә (Смәел мәктәбе)

3 дәрәҗә – Ханнанов  Ислам (Салавыч күппрофильле лицее)    

3 дәрәҗә – Әхмәдуллина Илсинә (Борбаш мәктәбе)                           

2 дәрәҗә – Зыятдинова Зәлинә (Түнтәр мәктәбе)

2 дәрәҗә – Шакирова Галия (Борбаш мәктәбе)

1 дәрәҗә – Низамов Раил (Арча,Шушмабаш мәктәбе

“Эстрада җырлары”номинациясендә Гран-при – Низамов Раил(Арча, Шушмабаш мәктәбе)

“Фольклор“ номинациясендә   җиңүчеләр:

3 дәрәҗә – Арбор  мәктәбе

3 дәрәҗә – Арча сәнгать мәктәбе          

3 дәрәҗә – Кенә мәктәбе

2 дәрәҗә – Шубан мәктәбе

2 дәрәҗә – “Сәйлән “театр студиясе (Арча, Шушмабаш-Кенәр мәктәпләре)

1 дәрәҗә – Нөнәгәр мәктәбе.

 Районда алтынчы тапкыр, Кенәдә өченче мәртәбә узучы “Халык  зур ул, моңлы ул...” зонаара конкурс-фестивале тарих битләренә күчте. Һәрбер катнашучыга, балаларны дәртләндереп ярышка әзерләүчеләргә зур рәхмәт. Бәйрәмнең  иганәчеләренә дә эшләрендә уңыш юлдаш булсын! Алар:  

- Бөтендөнья татар конгрессы;

- Таттелеком гавәми акционерлык җәмгыяте;

- ЭМВЭЙ челтэрлэр компаниясенең Балтач районындагы вәкиллеге;

- КФХ”Хөсәенов” һәм “Риф” кибетләр челтәре.

- Шәхси эшмәкәр  Самигуллин Айдар Гали улы ;

-  “Игенче” Авыл хуҗалыгы коопиративы җитәкчесе Зиятдинов Булат Бакый улы    

 ТЕЛ, МОҢ, ХӘТЕР кичәсе тәмамлап,шундый теләкләр телисе килә:телебез яшәсен! Халкыбызга бердәмлек, сәламәтлек, киләчәккә ышаныч, тыныч көннәр насыйп булсын!  

Римма Низамиева.

Гөлсинә Гарипова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге