Атна башында «Балтач районы мактаулы гражданины» исеме бирү комиссиясенеӊ утырышы булып узды.
Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Комиссия каравына 31 кандидатура тәкъдим ителгән. Озак киӊәшләшкәч, фикер алышкач район Советы сессиясе каравына бу мактаулы исемгә лаек булучы өч кешене тәкъдим итәргә, дигән карар кабул ителде. Болар Чепья авылыннан Петр Чернов, «Яӊа тормыш» хуҗалыгыннан механизатор Шамил Гыйлманов һәм районга күләмле , игелекле ярдәм күрсәткән, чыгышы буенча Ор авылыннан булган Ринат Җәләловлар. Нигезләмә буенча бу кандидатураларны район Советы утырышы раслый.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев