19 март көнне район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Балтач район Советының бишенче утырышы узды.
- Балтач муниципаль районының 2015 елгы бюджет үтәлешен раслау;
- Балтач муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисенең 2015 елгы эшчәнлеге;
- Балтач муниципаль районы җирлекләренең эшчәнлекләренә бәя бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү һәм аларның 2015 елгы эш нәтиҗәләре;
- Балтач районы башкарма комитеты структурасына һәм хезмәткәрләренең гомуми санына үзгәрешләр кертү.
Көн тәртипләре буенча районның финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров иптәшләр чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртипләре буенча карарларны бертавыштан кабул итте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев