Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

“Матур булган бу!” - Президент Салавыч балалар бакчасына шундый бәя бирде

Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән, яңарган Салавыч балалар бакчасы территориясенә аяк басуга, Президент Рөстәм Миннеханов шулай диде.

Танышып чыкканнан соң исә: "Шәһәрнекеләрдән ким булмаган", - дип өстәде. Әлеге күләмле, игелекле эшне башкаручы йөзләгән кеше хезмәтенә олы бәя иде бу.
Президентны озатып йөрүче район башлыгы Рамил Нотфуллин исә 36 ел элек төзелгән, моңа кадәр косметик ремонттан башка үзгәреш күрмәгән бу бинаның республика программасы нигезендә ремонтлануын, аның бик тә кирәкле, мөһим булуын ассызыклады. 13 миллион 100 мең сум акча республика бюджетыннан бирелсә, программада каралмаган өлешләрне ремонтлауга, яңа җиһаз-мебельләр алуда шушы җирлектә эшләүче "Татарстан" хуҗалыгы 300 мең сумлык спонсорлык ярдәме күрсәткән. Җирле бюджеттан 112 мең сум бирелгән. Әти-әниләр 65 мең сумлык ярдәм күрсәткән. - Әнә шундый күмәк көч белән барлыкка килгән биредәге үзгәрешләрне санап чыгу өчен генә дә шактый күп вакыт кирәк булыр иде.
Бакча мөдире Лилия Закирова да, Президентны каршы алган балалар да үзләренең чыгышларын рәхмәт сүзләре белән башлады һәм бу аңлашыла да. Рәхмәт кенә әйтеп калмады балалар, шигырь сөйләүчеләре дә, танышырга кергән төркемдәгеләр дә: "Рөстәм абый, Сезнең белән карточкага төшик әле", - дип, Президент белән фотога да төштеләр.

Зәлия Фәйзрахманова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250