Милли гвардия Россия Министрлыгыныӊ эчке эшләр гаскәрләре нигезендә төзелә, аныӊ җитәкчесе итеп күп еллар Президент куркынычсызлык хезмәтен җитәкләгән Виктор Золотов билгеләнгән.
Ил башлыгы Владимир Путин белдергәнчә, Милли гвардиягә терроризмга һэм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшү вазифасы йөкләнә, шулай ук ОМОН һәм СОБР отрядлары да яӊа гаскәри оешмага күчерелә. Указ нигезендә Милли гвардия җитәкчесе Виктор Золотов федераль министр дәрәҗәсендә, дип билгеләнгән һәм ул дәүләт башлыгына буйсына.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев