Рөстәм Миңнехановның йомгаклау матбугат конференциясе 24 декабрьдә узачак
Рәсми хәбәрләр

Рөстәм Миңнехановның йомгаклау матбугат конференциясе 24 декабрьдә узачак

Журналистлар белән очрашу иртәнге сәгать 11дә башлана.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 декабрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион йомгаклау матбугат конференциясен уздырачак. Чара иртәнге сәгать 11дә башлана.

Республика җитәкчесе Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда 2020 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаячак.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 18нче утырышында Рөстәм Миңнеханов  башкарылган эшләргә йомгак ясап, 2020 елның гади булмавын билгеләп үтте. Шулай да Татарстан барлык төп планнарны гамәлгә ашырды.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясе

Нет комментариев