22 май көнне ил күләмендә, шул исәптән район җирлегендә дә праймериз - җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатлыгына «Бердәм Россия» партиясеннән алга таба кандидатлар чыгару өчен алдан тавыш бирү булды.
Праймериз район җирлегендә җиде участокта: Балтач, Карадуган, Норма, Урта Көшкәт, Чепья, Шеңшеңәр, Салавыч авыл җирлекләрендә үтте.
Иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү дәвам итте.
Праймеризда сайлау хокукына ия булган райондашларның 20%ы үз тавышын бирде. Участоклардан алынган нәтиҗәләр буенча, хокук бозу очраклары күзәтелмәде, тыныч шартларда үтте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев