Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлау-2024

СВОда булган райондашыбызның әнисе тавыш бирде (фото)

Өлешчә мобилизациягә эләгеп Украина территориясендә барган махсус хәрби операциягә киткән Алмаз бүгенге көндә Ватанныбызны саклый.

Балтач бистәсендә яшәүче Гөлсинә апа Сәлахова сайлауга һәрвакыттагыча иртән килде.

«Илебездә тынычлык урнашсын, улым исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсын өчен, дип тавыш бирәм, газиз балалары махсус хәрби операциядә булган һәр әнигә, кадерле ирләрен зарыгып көткән һәр хатын-кызга телим бу теләкләрне. Ссөекле әтиләрен көн-төн юксынган сабыйлар хакына дип рәхәт көннәрнең кире кайтуларын телим», ди ана.

Өлешчә мобилизациягә эләгеп Украина территориясендә барган махсус хәрби операциягә киткән Алмаз бүгенге көндә Ватанныбызны саклый. «Алга барабыз», дип куандыра ул әти-әнисен. Алмазны өйдә хатыны Нурания һәм өч баласы көтә, өченче балалары — уллары Вилдан җәйге чорда гына дөньяга килде.

Гөлсинә апа гаҗәеп кеше ул, һәр эшкә дә өлгерә, улын да кайгырта, догаларыннан калдырмый, улының гаиләсен дә ярдәменнән ташламый, иптәше Ришат абый белән батыр солдатыбызның тылдагы гаиләсен бер көн дә ташламыйлар. Аның сабырлыгына, баласы, оныклары хакына кылган гамәлларенә, килененә терәк булуына сокланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау