Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлау-2024

Татарстанда 15.00 сәгатьтә Россия Президентын сайлауга килүчеләр 23,24 процент булган

Сайлаулар барышын яктыртуга республика буенча 448, Россиядә 12645 журналист җәлеп ителгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә сайлауга килүчеләр 20,60 процент тәшкил итә.

Иртәнге сәгатьләрдән үк республиканың сайлау участокларында активлык күзәтелә.

«Татарстанда тавыш бирү штат режимында бара. Әлегә шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр теркәлмәгән. Республикага кагылышлы федераль кайнар линия телефонына шалтыратулар автомат рәвештә Татарстанныкына җибәрелә. Барлыгы 727 шалтырату кабул ителгән. Аларның күпчелеге мәгълүмат алу максатыннан ясалган. Ә менә сайлауларга багышланган Россиянең тәүлек әйләнәсенә эшли торган кайнар линия номерына 140 мең шалтырату булган. Сайлаулар барышын Татарстанда 16400 күзәтүче контрольдә тота. Шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар. Хәзер Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли», — дип белдерде матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Сайлаулар барышын яктыртуга республика буенча 448, Россиядә 12645 журналист җәлеп ителгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә сайлауга килүчеләр 20,60 процент тәшкил итә.

Искәртеп үтик, Россия Федерациясе Президентын сайлау бүген, 15 мартта, бөтен ил буйлап старт алды. Сайлау 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау