2400 доза вакцина кайтты
Сәламәтлек

2400 доза вакцина кайтты

Коронавируска каршы торучанлык югары булачак.

Үзәк хастаханәгә гриппка каршы вакциналар кайта башлады. Бүгенге көнгә 2400 доза зурлар өчен кулланыла торган вакцина кайтып, участокларга таратылды. Грипптан прививка алган кешеләрнең яңа коронавируска каршы торучанлыклары югары булуын исәпкә алсак, быел гриппка каршы прививканы райондашларыбыз оешкан төстә ясатырлар дип ышанабыз.

– Прививканы ясату өчен хастаханәгә участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны барлык теләүчеләр дә ясата ала. Сентябрь ае гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт икәнен тагын бер искәртәбез, дип хәбәр итәләр район үзәк хастаханәсеннән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Грипптан прививка вакцина

Нет комментариев