Бала өстенә телевизор килеп төшкән
Сәламәтлек

Бала өстенә телевизор килеп төшкән

Ике яшьлек сабый комада.

Бүген Белоретта ике яшьлек кыз өстенә телевизор ауган. Аның башы авыр җәрәхәтләнгән һәм ул дәваханәгә эләккән.

- Әти-әниләре өйдә, күрше бүлмәдә булган. Бала авыр җәрәхәтләр алган: баш сөяге сынган һәм баш мие авыр имгәнгән, бала комада, - дип хәбәр итә UFA1.RU порталы.

Тулырак мәгълүматлар ачыклана.

Хөрмәтле ата-аналар! Сабыйлар яшәүче йортта бөтен җиһаз хәвефсез булырга тиешлеген онытмасак иде.

Автор: Ризида Валитова

Кызыл таң

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бала имгәнгән

Нет комментариев