Ярдәмгә ашыгучы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре хәзер өр-яңа "Ашыгыч ярдәм" машинасында йөриячәк.
Иң куанычлысы шул, алар заманча җиһазландырылган, димәк, ярдәмне дә тулы куәтендә күсәтү мөмкинлеге тудырылган. Машина ачкычларын кичә Казан Ратушасы каршында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Әлеге тантаналы чарада районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев та катнашты.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев