Кан басымыгыз югарымы, чөгендер суы эчегез
Сәламәтлек

Кан басымыгыз югарымы, чөгендер суы эчегез

Көз үзенеӊ бакчадагы уӊышлары белән сөендерә. Кишере, кәбестәсе, суганы, сарымсагы һәм башкалар барысы да белеп кулланганда сәламәтлек өчен гаять файдалы.

Мәсәлән – чөгендер. Югары кан басымыннан күпләр интегә. Учлап дару эчкәнче, ярдәм итүче шундый тамыразыкларның берсе ул.

Ничек кулланырга соӊ? Чөгендерне пешермичә яхшылап әрчегез, вак-вак итеп турагыз, 3 литрлы пыяла савытның 2/3 өлешен шуның белән тутырып, өстенә кайнаган салкын су салыгыз. Пыяла савыт авызын марля белән каплап, бүлмә җылылыгында 7-8 тәүлек тотыгыз. Шуннан соң төнәтмәне, башка савытларга агызып, суыткычка куегыз. Ашар алдыннан көнгә 1-3 тапкыр яртышар стакан эчегез. Бер савыттагысын эчеп бетергәнче, икенчесе, өченчесе өлгерә тора. Авыруыгыз бик азып китмәгән булса, 3 айдан соң 3-4 елга кан басымы күтәрелүдән котылачаксыз.

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кан басымы

Нет комментариев