Күзгә арпа чыкса ничек дәваларга
Сәламәтлек

Күзгә арпа чыкса ничек дәваларга

Арпа - керфек тамыры янындагы май бизләренең эренле ялкынсынуы ул. Ешрак ул авыруларга тиз бирешүчән кешеләрдә күзәтелә.

Әлеге ялкынсыну йогыш эләгү сәбәпле килеп чыга. Аны дарулар ярдәмендә дә, халык киңәшләрен кулланып та дәваларга мөмкин.

Әгәр өегездә йөзьяшәр үссә, бер яфракны кисеп алып ваклагыз һәм кайнаган салкын су салып, 6 сәгать төнәтегез. Сөзгәч, мамык кисәген төнәтмәгә манып алып, ялкынсынган урынга куегыз.

Тырнакгөл төнәтмәсе дә ярдәм итәр. Моның өчен 15 г тырнакгөл чәчәкләренә 1 стакан яңа кайнап чыккан су салыгыз һәм тастымал белән төреп, 40 минут төнәтегез. Сөзгәч, төнәтмәгә мамык кисәген манып алып, күзләрегезгә куегыз.

Әлеге төнәтмәләр белән ялкынсыну беткәнче дәваланырга кирәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев