СМӘЕЛДӘ ФАП АЧЫЛДЫ ???? (+фото)
Сәламәтлек

СМӘЕЛДӘ ФАП АЧЫЛДЫ ???? (+фото)

Бүген Смәел авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды ?

Тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, районның баш табибы Газинур Дәүлиев катнашты.

— Республика программасы нигезендә әлеге сәламәтлек биналарының ачылуы буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Менә бүген Смәел авылында да яңа ФАП сафка басты. Иң мөһиме – ул халыкка тиешле хезмәт күрсәтсен. Шулай да бирегә авырып азрак килсәгез иде, – дигән теләкләрен ирештерде Рамил Нотфуллин үз чыгышында ??

Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән ?

Символик кызыл тасма киселгәч, барысы да пунктның эченә үттеләр, андагы уңайлыкларны күреп, бик сөенделәр ???

https://www.instagram.com/p/CUANomSNCWQ/?utm_medium=copy_link

Фото: баш мөхәррир

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ФАП ачылу Смәел авылы думага сайлаулар

Нет комментариев