Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 104 яңа очрагы теркәлгән
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 104 яңа очрагы теркәлгән

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 104 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«22 кеше хастаханәгә озатылган, 82 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (37 кеше) аралыгында ачыкланган. Сигезе – балигъ булмаган бала, җидесе – 80-90 яшьтәгеләр.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан (59 очрак) һәм Чаллы шәһәрләре (13 очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 378 очрагы теркәлгән, 10 533 кеше (шуларның 24е – узган тәүлектә) терелгән.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус ковид-19

Нет комментариев