Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 267 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 267 очрагы теркәлгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, тәүлек эчендә коронавирустан 42 татарстанлы дәваланган. Пандемия башланганнан бирле 22,2 мең кеше дәваланган.

Чыганак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус

Нет комментариев