Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

"Акыллы тавыш бирү" кулланучыларны мәгълүматлар юкка чыгу куркынычы турында кисәттеләр

Юрист Ремесло: "Акыллы тавыш бирү" кушымтасыннан файдаланучыларның мәгълүматлары Челтәргә эләгергә мөмкин.

"Акыллы тавыш бирү" кушымтасыннан файдаланучылар, аны эшләүчеләр әйткәнчә, персональ мәгълүматларны юкка чыгарудан якланмаган, дип белдергән юрист Илья Ремесло "РИА Новости"га.
Элегрәк Роскомнадзор ФБК (Россиядә тыелган экстремистик оешма-иноагент) эшчәнлеген дәвам итү өчен файдаланылуы сәбәпле, шул ук исемдәге сайтка керү мөмкинлеген чикләгән иде.

Эксперт билгеләп үткәнчә,privacy policy бүлегендә мәгълүмат өченче якка тапшырылырга мөмкин дип күрсәтелгән.

Ул искәртеп узганча, Навальный командасында даими рәвештә мәгълүмат агышы (утечка) булып тора, һәм яңалары "Акыллы тавыш бирү" аркасында кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә тарафдарлырының  мәгълүматлары куркынычсызлыгын саклыйбыз дигән, даими рәвештә алдаучыларның сүзләренә ышанырга кирәкми, дип өстәде Ремесло.
Агентлык әңгәмәдәше кушымтадан аноним рәвештә файдаланып булмый, чөнки аны күчереп алу өчен телефонга бәйле Google яки Apple аккаунты булдырырга кирәк, дип белдерде.

Юрист, Навальный командасына ярдәм итмәс өчен, кушымтаның барлык йомшак урыннары турында сөйләргә теләмәвен билгеләп үтте. Шулай ук ул искәрткәнчә, Роскомнадзор хәтта йөкләнелгән программаны да туктатырга (блокировать) өйрәнгән инде.

Чыганак: ria.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар