Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

«Бердәм Россия" аерым категория гражданнарның газлаштыру чыгымнарын компенсацияләргә тәкъдим итте

Программа эшли башлаганчы, йортка газ кертү өчен түләгән кешеләр дә компенсация ала алачак

26 июльдә узган очрашуда Федерация Советының беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары Александр Новак төбәкләрне социаль газлаштыру программасы буенча фикер алыштылар. Андрей Турчак Министрлар Кабинетындагы коллегаларына партия инициативасын хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.

"21 апрельдән соң (Президент юлламасы) программа анонсланды, әмма әлегә кабул ителмәгән иде, кешеләр үз акчаларын сарыф итте. Газлаштыруга үз акчаларын тоткан гражданнарга йөз процентлы түләү тәэмин ителсен өчен без бу аеманы компенсацияләргә тәкъдим иттек. Хөкүмәт тәкъдимне хуплавына шатбыз", - диде Андрей Турчак.

Министрлар Кабинеты кешеләрнең газ җиһазларын урнаштыруга киткән чыгымнарын компенсацияләргә әзер. «Социаль газлаштыру буенча норматив база март аенда үз көченә кергәнгә күрә, ә сезнең инициатива президент тарафыннан апрель аенда хупланган булса, гаризалар кампаниясе дәвамында гаризалар иске схема буенча бирелгән. Кешеләргә 21 апрельдән килешү төзегән һәм норматив база чыкканчы, иске схема буенча түләгән акчаны кире кайтару мөмкинлеге бирергә кирәк", - дип билгеләп үтте Александр Новак.

Газ тоташтырганда, кирәкле җиһазларның минималь җыелмасы бәясе Россия Федерациясенең барлык субъектларында да бертөрле булуы мөһим, дип ассызыклады Андрей Турчак. «Мин катнашкан соңгы газ җибәрүдә "Газпром" минималь кирәкле җыелмасы тәкъдим итә: счетчик, газоанализатор, котел, плитә – болар барысы да үз предприятиеләрендә җитештерелгәннән һәм ахыргы җиһазлардан чыгып, 40-45 мең сум тора. Торбаның бәясе турыдан-туры җир участогы буенча йорт хуҗасына кадәр кертеп исәпләнә. Бу категория өчен аерым программа эшләнергә тиеш дип саныйм», - диде партиянең Генераль советы секретаре.

Аның сүзләренә караганда, РФнең 32 субъектында «Бердәм Россия»нең депутатлар корпусы закон чыгару җыеннарының соңгы сессияләрендә мондый ярдәм чараларын кабул иткән инде. «Кайбер категория буенча 50% бара, башка категорияләр буенча – 75%, ә кайсылары өчен бу бөтенләй бушлай. Федераль дәрәҗәдә дә мондый фиксациянең ил буенча: Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Көньяк, Ерак Көнчыгыш – бу минималь пакет теркәлсен өчен килеп чыгуы мөһим», - дип өстәде Андрей Турчак.

Хөкүмәт төбәкләргә шундый бурыч куячак, дип хәбәр итте Александр Новак. «Без монда РФ субъектларына һәм газ бүлү оешмаларына, «Газпром»га, «Мособлгаз»га һәм башка оешмаларга гражданга җиһазлар сатып алуда һәм хезмәт күрсәтүдә сайлау  мөмкинлеге булдырырга дигән бурыч куябыз», - диде ул.

Программаны гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе Хөкүмәт белән максималь рәвештә федераль законнарга барлык кирәкле төзәтмәләрне әзерләгән, дип искәртте Андрей Турчак.

Партиянең Генераль Советы Секретаре билгеләп үткәнчә, Россиядә бер урамда йортларның бер өлеше газ белән тәэмин ителгән, ә бер өлеше юк. "Хөкүмәт программаны эшләгәнен беләм, аның кысаларында 2022 ел ахырына кадәр 4 млн. кадәр йорт газлаштырылачак. Мөһим моментны билгеләп үтәм - аларның яртысы диярлек гамәлдәге торбадан 200 метр ераклыкта урнашкан. Без Хөкүмәткә, Газпромга бу программа гамәлгә ашырыла башлавы өчен рәхмәтлебез", - дип йомгаклады Андрей Турчак.

Искәртеп узабыз, 11 июньдә Президент Владимир Путин «Бердәм Россия» фракциясенең газны участокларга түләүсез җиткерү турындагы төзәтмәләре белән законга кул куйды. Элегрәк партия дәүләт башлыгына тиешле тәкъдим җибәргән иде, ул аны Юлламада хуплады. Газлаштыруның беренче этабы 2023 елга кадәр, икенчесе — 2030 елга кадәр үткәреләчәк. Газүткәргечне җир кишәрлекләре чикләренә җиткергән өчен бердәм газлаштыру операторы җавап бирәчәк. Кешеләргә тоташуга комплекслы килешү төзү «бердәм тәрәзә» принцибы буенча эшләнәчәк, бу эш вакытын кыскартачак.

Кабул ителгән нормалар нигезендә, челтәрләрне салу һәм тоташтыру өчен барлык җаваплылык бердәм газлаштыру операторына йөкләнә. Россия Федерациясенең 67 субъектында бу сыйфатта «Газпром» җаваплы, 12 төбәктә – эре региональ компания.

Чыганак: er.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бердәм Россия» газлаштыру