Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

"Бердәм Россия" партиясе съездында кабул ителгән Президент карарлары

24 августта Мәскәүдә "Бердәм Россия" съездының икенче этабы узды. Пленар утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә партиянең Халык программасын кабул итү булды.

1. Россиянең барлык пенсионерларына, шул исәптән эшләүче, хәрби пенсионерларга һәм аларга тиңләштерелгән гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10 000 сум күләмендә бер тапкыр түләү акчаларын бирү, алга таба инфляция дәрәҗәсеннән югарырак иетп индексацияләү.
– "Бердәм Россия" ел саен пенсияләрне индексацияләү кирәклеген закон нигезендә билгеләде.
– Һәр ел саен айлык пенсия күләме уртача 1000 сумга арта. Мондый индексацияләр инде 3кә җитте, шул исәптән быел да.
– Әмма бәяләр арту сәбәпле, 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында Карар кабул ителде.
– Президент йөкләмәсе буенча, "Бердәм Россия" Думаның яңа составында, керемнәрне төгәл яклау өчен,  2022 елда пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләү турында төзәтмә кабул итәчәк;
– Элегрәк "Бердәм Россия" авыл пенсионерларының шәһәргә күчкәндә аларның югары түләүләрен саклап калу турында закон кабул иткән иде;
– Пенсионерларны һәм льготалы граңданнырны 6 сутыйлык җир салымыннан азат итте.

2. 2021 ел ахырына кадәр хәрбиләргә 15 000 сум түләүләрне тапшыру, аннан соң инфляция күләменнән югарырак индексацияләү.
– Бу "Бердәм Россия" лидерларының берсе, оборона министры Сергей Шойгуның тәкъдиме;
– Тигез сумманы, чиннарына карамастан, барлык хәрби хезмәткәрләр алачак. Шул исәптән-хәрби училищелар курсантлары. Бу бик мөһим, чөнки чины түбәнрәк булган саен, акчасы да азрак – хәрби хезмәткәрнең гаиләсе шулкадәр күбрәк ярдәмгә мохтаҗ.
– Хәрбиләр өчен 15 000 сум - бер тапкыр керемне арттыру түгел, ә акчалата тәэмин итүнең үсә башлавы. «Бердәм Россия» Думасының яңа составында Президент йөкләмәсе буенча хәрбиләрнең акчалата тәэминатын инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләү турында төзәтмәләр кабул ителәчәк.

3. 2021 ел азагына кадәр Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә 15 000 сум түләү акчаларын тапшыру, аннан соң инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләү.
«Бердәм Россия» съездында хәрбиләргә түләүләрне хокук саклау органнарының барлык хезмәткәрләренә, ягъни кешеләрнең куркынычсызлыгын саклаучыларга тарату турында Карар кабул ителде.
– Хәрби хезмәттәгеләр кебек үк, хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен 15 000 сум - керемнең бер тапкыр артуы түгел, ә акчалата тәэмин итүнең үсә башлавы. «Бердәм Россия» Думаның яңа составында Президент йөкләмәсе буенча хокук саклау хезмәткәрләренең хезмәт хакларын инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләү турындагы төзәтмәләр кабул итәчәк.
- Аерым һөнәри категорияләргә түләүләр - инде гамәлдәге система;
- Элек "Бердәм Россия" ковидка каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә өстәмәләр түләүне оештырды – алар әлегә кадәр гамәлдә һәм ай саен 80 000 сумга кадәр җитә;
- 2020 елда социаль хезмәткәрләргә 25 000 сум күләмендә өстәмә түләүләр кертелде;
- 2020 елда сыйныф җитәкчелеге өчен ай саен 5 000 сум өстәмә түләүләр билгеләнгән;
- 2021 елдан көллият һәм техникум укытучылары төркем кураторлыгы өчен ай саен  өстәмә 5 000 сум күләмендә акча алачак.

4. Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау.
«Бердәм Россия» съездында Думаның яңа чакырылышында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүне киңәйтү турында Карар кабул ителде. Бурычыбыз - авыр хәлдәге, тумыштан алып мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр, теләсә кайсы яшьтәге балаларның әти-әниләре дәүләт ярдәменә исәп тота алсын.
Элегрәк балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен түбәндәге карарлар кабул ителгән иде:
- 2021 елның августында Россиянең һәр укучысына 10 000 сум;
- 2020 елда һәр балигъ булмаган балага ике тапкыр 10 000 сум акча түләү;
- 3 яшькә кадәрге балалар өчен өч тапкыр 5 000 сум түләү;
- 8 яшькә кадәрге балалар өчен Яңа елга бер тапкыр бирелә торган түләү - 5 000 сум;
- 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалид балалар өчен 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү;
- эшләрен югалтучылар өчен һәр балага 3 000 сум акча түләү;
- аз тәэмин ителгән гаиләләргә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр;
- ана капиталын куллану күләмен һәм мөмкинлекләрен арттыру;
- 2021 елда аз керемле йөкле хатын-кызларга, уртача алганда, аена 6 300 сум күләмендә түләүләр расланган;
- ялгыз гына бала тәрбияләүче ата-аналарга түләү-аена уртача 5 600 сум;
- күп балалы гаиләләр өчен ипотека түләүгә субсидияләр (450 мең сум);
- ата-аналарга балалар сәламәтләндерү лагерена балалар юлламасы бәясенең 50% ына кадәр компенсация.
"Бердәм Россия" кирәкле законнар һәм норматив актларны тиз арада кабул итүне тәэмин итте.

2020-2021 елларда халыкка адреслы социаль ярдәм сыйфатында барлыгы 1 трлн сумнан артык акча җиткерелгән. Дистәләгән миллион кеше ярдәм алды.

5. Социаль түләүләрне әҗәтләр өчен күчерүдән яклау.
"Бердәм Россия" Думаның яңа составында дәүләт тарафыннан билгеләнә торган барлык социаль түләүләрне банклардан һәм башкарма производстволардан саклау турында закон кабул итәчәк.
– Әгәр социаль түләүләр гамәлдән чыгарылган булса – акча кешеләргә кире кайтарылачак;
– Элек «Бердәм Россия» гражданнарның "Кагылгысыз кереме"н закон белән ныгытты – яшәү минимумын бурычлыларның хисабыннан салдырудан яклады;
– "Бурычларны түләтү" буенча законсыз гамәлләр кылган өчен 500 мең сумга кадәр штраф билгеләде.

6. Мәктәпләрне яңарту.
"Бердәм Россия" съездында мәктәпләрне төзү һәм ремонтлау программасын яңа җиһазлар, җиһазлар сатып алу һәм иң яхшы белем бирү практикаларын кертү белән тулыландыру турында Карар кабул ителде.
– 1300 яңа мәктәп төзеләчәк;
– «Бердәм Россия» контроле астында биш ел эчендә 7 меңнән артык мәктәп ремонтланачак;
– Элегрәк "Бердәм Россия" 16 меңнән артык яңа мәктәп автобусын сатып алуны тәэмин итте;
– 6 мең мәктәпкә инвентарь һәм яңа уку елына бюджеттан тыш акчалардан җиһазлар сатып алырга ярдәм итте;
– Сәнгать мәктәпләрен җиһазлау өчен 9,5 млрд. сум акча бүлеп бирде.

7. Үзәгендә – кеше һәм аның сәламәтлеге булган, сәламәтлек саклауның беренчел звеносы системасы.
«Бердәм Россия» съездында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын камилләштерү турында Карар кабул ителде. Ул кеше сәламәтлеге һәм ихтыяҗлары турында кайгыртуга нигезләнәчәк.
– «Бердәм Россия» Думаның яңа составында закон нигезендә пациентның канәгатьлеген сәламәтлек саклау сыйфатын бәяләүнең төп критерие итеп билгеләячәк;
– Ул социаль реабилитациянең махсус программасын кабул итәчәк һәм Программаны 100 млрд. сум күләмендә финанслауны раслаячак;
– Бу партиянең сыйфатлы һәм һәркем өчен ачык булган сәламәтлек саклауны үстерү буенча эшен дәвам итәчәк.

Элегрәк «Бердәм Россия»:
– 100 һәм аннан да күбрәк халкы булган һәр торак пунктта ФАПлар төзү программасын кабул итте;
– "Земский доктор" программасын гамәлгә ашырды, аның нигезендә - авыл җиренә эшкә кайткан яшь табибларга 1 млн. сум түләү каралган;
– авырулар өчен теркәлмәгәгән чит ил препаратларын кертүне гадиләштерде;
– төбәкләр өчен 5 мең яңа ашыгыч ярдәм машинасы сатып алуны тәэмин итте;
– даруханәләр өчен арттырылган бәяләрдән даруларны саткан өчен административ җаваплылык кертте;
– мобиль амбулаторияләрне, югары технологияле медицина җиһазларын сатып алуны, санитар авиацияне үстерүне финанслауны тәэмин итте.

8. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру программасы.
"Бердәм Россия" съездында сәламәтлеге ягыннан чикле кешеләр өчен махсус эш урыннары ачу, аларны эш белән тәэмин итү буенча махсус программа кабул итү турында Карар кабул ителде.

Бу - эшсезлек дәрәҗәсен киметү һәм һәр кешенең тормышта үз-үзен табу өчен мөмкинлекләр тудыру буенча зур эшнең бер өлеше:
– "Бердәм Россия" яшьләрне эш белән тәэмин итү программасын әзерли инде;
– Эшсезләрне эшкә урнаштыру өчен эш бирүчеләргә субсидияләр кертте;
– Иң кирәкле һөнәрләр буенча гражданнарны бушлай укыту программасын башлап җибәрде;
– Педагогика югары уку йортларының өлкән курс студентлары өчен уку дәверендә мәктәпләрдә эшләргә мөмкинлек бирде;
– Пенсия алды яшендәге кешеләрне эшкә алудан яки эштән азат итүдән нигезсез баш тарткан өчен җинаять җаваплылыгы кертте.

Бу - "Бердәм Россия"нең инвалидларга ярдәм итү буенча системалы эшенең бер өлеше дә:
- Инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ашханәләрдә, кибетләрдә, салоннарда, поликлиникаларда хезмәт күрсәтүдән баш тарткан өчен штрафлар.
- Хезмәткә сәләтсез инвалидларның ата-аналары пенсиясенә балачактан гарантияле өстәмә;
- Инвалидлык буенча пенсияләрне автомат рәвештә күчерү;
-1-2 группа инвалид яки инвалид балалар булган гаиләләр өчен капиталь ремонт өчен взносларның 50%н компенсацияләү.

9. Фермерларга ярдәм итү.
"Бердәм Россия" фермерларга кулланучыларбелән турыдан-туры эшләүүне гадиләштерүдә ярдәм итүне дәвам итәчәк.
Бу, кешеләр авылда яшәргә һәм эшләргә теләсен өчен, авыл хуҗалыгына һәм авыл территорияләренә системалы ярдәмнең бер өлеше булачак.
- Элегрәк "Бердәм Россия" 3%лы ташламалы авыл ипотекасын кертте;
– «Земский доктор» һәм «Земский учитель» программаларын башлап җибәрде.;
– Авыл мәдәният йортларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, шулай ук китапханәләрне модернизацияләүгә 24 млрд. сум бүлеп бирде;
– Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз техник паркларын яңарта алсын өчен, 6 млрд. сум бүлеп бирде;
– Авыл ипотека программасы буенча беренчел взносны 20дән 10% ка кадәр киметү – бу программадан 20 меңнән артык гаилә файдалануга китерде.

10. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү.
Президент «Бердәм Россия»нең авария хәлендәге торак фондыннан кешеләрне күчерү программасын киңәйтү тәкъдимен хуплады.
– Хәзерге вакытта программага 2017 елга кадәр авария хәлендә дип табылган йортлар керә. 530 меңнән артык кеше яңа торак алачак;
– «Бердәм Россия» Думаның яңа составында аны 2021 елның 1 гыйнварына авария хәлендә дип табылган йортларга таратачак. Бу-11 миллион квадрат метр торак дигән сүз;
– Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү программасы «Бердәм Россия» инициативасы буенча тормышка ашырыла;
– 2020 елда "Бердәм Россия" программаны финанслауны 50 млрд. сумга арттырырга ярдәм итте;
– 2021 ел ахырына кадәр илнең 9 төбәге программаны вакытыннан алда тәмамлаячак;
– Бердәм Россия "2022-2024 еллар бюджетларына тиешле төзәтмәләр кертәчәк, беренче этапта 45 млрд. сум акча бүленеп биреләчә

11. Кече һәм урта бизнесны тикшерүгә мораторий.
Президент «Бердәм Россия» нең эшкуарларны тикшерүләрдән тагын бер елга калдыру тәкъдимен хуплады.

Шулай итеп, 2020 елда - пандемия чорында башланган кече һәм урта бизнеска ярдәм итү дәвам итәчәк. "Бердәм Россия» түбәндәгеләрне законнар белән тәэмин итте:
– Хезмәт хакларын минималь хезмәт хакыннан югарырак булган очракта, иминият взносларын 30дан 15% ка кадәр киметү;
– Барлык салымнар буенча кичектерү;
– Пеня һәм штрафлар түләттерүгә мораторий;
– Кредиторларның банкротлык буенча эәләүгә (иск) мораторий;
–Хезмәт хакларын минималь хезмәт хакыннан югарырак булган очракта, турыдан-туры түләүсез финанс ярдәме күрсәтү;
– Кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирү;

Түләүләрне билгеләү бюджетның өстәмә керемнәре аркасында мөмкин булды - бу Президентның һәм «Бердәм Россия»нең грамоталы финанс сәясәте нәтиҗәсе.
– Бу Милли Байлык Фондының чыгымнары түгел
– Россия икътисады яңадан торгызылуның ачык дәлиле, димәк, Президент һәм «Бердәм Россия» тарафыннан алдагы елларда да, 2020 елда да дөрес карарлар кабул ителде.
– Оппозиция ил тарафыннан җыелган барлык акчаларны бер тапкыр бөтен кешегә рәтән сарыф итәргә чакырды. Халык моны сизмәс тә иде.
– Дәүләтнең,  ярдәм кирәк булган кешеләргә һәм ярдәм кирәк вакытта ярдәм итү алымы үз-үзен аклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар