Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

"Бердәм Россия" партиясе съездында Владимир Путин: Пенсионерлар һәм хәрбиләр, шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм курсантлар бер тапкыр бирелә торган акча алачак

Кешеләр бу акчаларны артык бюрократлаштырмыйча гына алырга тиеш, дип билгеләп үтте Президент

«Бердәм Россия» программасы тормышка ашырырлык булды, ә кайбер күтәрелгән темалар буенча конкрет карарлар кабул ителде, дип белдерде Дәүләт Башлыгы Мәскәүдә партия съездының икенче этабы барышында пленар утырышта.

Ул күптән түгел хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында Карар кабул ителүен искәртте.

«Ул 15 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Иң беренче чиратта керемнәре зур булмаган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә, бу түләү алачак барысы өчен дә, погоннарындаагы йолдызларына бәйсез рәвештә бер үк күләмдә булсын. Бу түләүне эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм хәрби училище курсантларына да түләргә тәкъдим итәм», - диде ул.

Шулай ук Владимир Путин Дәүләт Думасы депутатларына хәрбиләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хезмәт хакларына  каралган акчаларны 2022-2023 нче елларда булачак инфляциянең югары дәрәҗәсендә  индексацияләп бюджетка салырга тәкъдим итте.

Президент билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» программасы кеше тирәсендә, аның иминлеген тәэмин итү һәм тормыш сыйфатын арттыру өчен төзелгән. Партиянең өстенлекле бурычларының берсе - өлкән буын кешеләре турында кайгырту.

«Без килешкәнчә, турыдан-туры ярдәм сыйфатында - 10 мең сум түләүне тәэмин итәргә кирәк, шул рәвешле, эпидемиягә бәйле йөкләнеш аркасында психологик һәм яшәү планында гади булмаган кешеләргә өстәмә ярдәм күрсәтү зарур. Нәкъ менә алар күп вакыт өйдә үткәрделәр. Бу категориядә көтелмәгән чыгымнар күп булды", - дип аңлатты ул.

Барлык пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү максималь оператив рәвештә оештырылырга тиеш.

"Иң мөһиме - кешеләр нинди дә булса мәшәкатьләрдән һәм белешмәләрдән арынырга тиеш. Хөкүмәттән һәм «Бердәм Россия» депутатларынан моның өчен кирәкле барлык техник һәм норматив карарлар кабул итүегезне сорыйм. Киләсе елга пенсияләрне инфляциядән югарырак индексацияләүне карадык, без аны ел саен эшлибез дә», - дип өстәде Президент.

24 августта Мәскәүдә "Бердәм Россия" съездының икенче этабы уды. Пленар утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә партиянең Халык программасын кабул итү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар