Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Ике атна эчендә «мобиль сайлау»технологиясенә 3 меңнән артык татарстанлы гариза тапшырган

Татарстанда тавыш бирү көннәрендә фактта урнашкан урын буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү дәвам итә.

Документлар кабул ителә башлаганнан бирле ике атна дәвамында «мобиль сайлау» технологиясе буенча сайлауларда катнашу өчен 3,3 меңгә якын татарстанлы гариза биргән. Шул ук вакытта гаризаларның күбесе дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша бирелгән (www.gosuslugi.ru). Якынча 3000 кеше үз урнашу урыны буенча сайлауларда катнашырга теләк белдерде. Калган татарстанлылар тавыш бирү көннәрендә үзләренең фактик урнашу урыны буенча сайлауларда катнашырга теләк белдерүләре турында КФҮ офислары һәм территориаль сайлау комиссияләре аша гариза биргән.

- Сезнең өчен уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирергә мөмкин, әгәр бу хакта алдан гариза биргән булсагыз. Әйтик, Сез Түбән Камада язылган, ә тавыш бирү көннәрендә Сочида ял итәчәксез, яки Сез Казанда эшлисез, ә Әлмәттә язылган. Тавыш бирүдә катнашу өчен туган шәһәргә барырга кирәкми. Алдан тавыш бирүдә катнашучылар исемлегенә үзләренең факттагы урыны буенча керү турында гариза бирү дә җитә, - дип шәрехли Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 13 сентябрьгә кадәр КФҮдә, территориаль сайлау комиссияләрендә, дәүләт хезмәтләренең федераль порталы аша бирергә мөмкин (www.gosuslugi.ru). Участок сайлау комиссияләре «мобиль сайлау» технологиясе буенча гаризаларны кабул итүгә 8 сентябрьдән керешәчәкләр.

Гариза биргәндә гражданин тавыш бирергә планлаштыра торган сайлау участогын күрсәтүе кирәк. Әгәр ул республика чикләрендә булса, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтының «Үз сайлау участогыңны таб» бүлегендә яки Telegram социаль челтәрендәге республика үзәк сайлау комиссиясе чат-боты аша «Минем сайлау участогым» бүлегендә үзең өчен иң уңайлы урынны сайларга мөмкин. Гариза биргәннән соң, сайлаучыларның әлеге мәгълүматлары яңа участокка беркетеләчәк һәм бер үк вакытта даими теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән төшереп калдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар