Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Сайлауга гаилә белән

15-17 март көннәрендә илебездә Россия Президентын сайлау булачак.

Бу мөһим чарага һәркем җаваплы карарга тиеш. Чөнки без киләчәктә илебез белән идарә итә торган илбашлыгын сайлап кую-га үз өлешебезне кертәчәкбез.

Куныр авылында яшәүче хөрмәтле, тырыш, күпбалалы Шакирҗановлар гаиләсе дә сайлауларда актив катнашучылар булып торалар. Гаилә башлыгы Илнар беренче тапкыр сайлауга барганын хәтерләмим, ди, ә менә аның тормыш иптәше Гөлназ ул көнне хәтерли.

— Сайлауга әти-әни, апай-абый белән бардык. Музыка уйный, ишек төбеннән каршы алдылар. Беренче тапкыр сайлаучы буларак сайлауга килүнең никадәр мөһим икәнен аңлаттылар. Бүләккә блокнот белән ручка бирделәр, — ди Гөлназ. — Быелгы сайлауларда да катнашачакбыз. Чөнки халык үзе теләгән җитәкчелекне сайлап киләчәген билгели бит.

Биш бала үстерүче әлеге гаилә олы балалары Назилә белән Ильяска да сайлауларга җитди карарга кирәклеген бүгеннән үк төшендереп киләләр. Назиләгә 13 яшь, ә Ильяска — 10. Алар икесе дә Куныр мәктәбендә белем алалар. 2019 елның июнь аенда бу дөньяга аваз салган игезәк малайлар Мөхәммәд, Ибраһим, Сөләйман Куныр балалар бакчасына йөриләр. Шакирҗановлар гаиләсе тырыш хезмәт белән тормышларын алып барып, балаларына үрнәк гаилә нигезләрен төшендереп, һәркайсына хезмәт тәрбиясе биреп, кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Гаилә башлыгы Илнар нәсел эшен дәвам итеп, умартачылык белән шөгыльләнә. Кунырдан Шакирҗановлар гаиләсе дисәң, күпләр кортчылармы дип тә сорыйлар. Әйе, кортчылар дигән исемне горур йөртәләр алар. Бал кортларын тиешенчә тәрбияләп, сыйфатлы бал һәм умартачылык продуктлары алу өчен тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлаугагаиләбелән