"Сайлау участогында төп басым сайлаучыларның сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итүгә һәм ковидка каршы чараларны үтәүгә ясала, - ди күзәтүче (фото)
Сайлаулар

"Сайлау участогында төп басым сайлаучыларның сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итүгә һәм ковидка каршы чараларны үтәүгә ясала, - ди күзәтүче (фото)

Балтач бистәсенең "Факел" клубы базасында урнашкан 1092нче номерлы сайлау участогында сайлаулар активлык белән дәвам итә.

- Сайлаулар тыныч шартларда уза, райондашларыбыз актив рәвештә тавыш бирә. Сайлау участогында төп басым сайлаучыларның сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итүгә һәм ковидка каршы чараларны үтәүгә ясала, - ди "Факел" клубы базасында урнашкан 1092нче номерлы сайлау участогында эшләүче күзәтүче Илүзә Разыкова. 
 Шунысын әйтергә кирәк, сайлау комиссиясе вәкилләре дә  шәхси саклану чараларында эшли.
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев