Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Сайлаучылар бер-бер артлы участокка агыла

Балтач бистәсенең 1090 нчы сайлау участогында ишекләр иртәнге 8 дә ачылды.

Әлеге участокта федераль округ буенча 1557 сайлаучы, бермандатлы буенча 1556 сайлаучы. Беренче тапкыр сайлаучы 18 яшь кеше бар, аларга якташ язучыларыбызның китапларын бүләк итәләр. Кичен 8гә кадәр участокның ишекләре ачык була.  Күзәтүчеләр бар, полиция сакта тора. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле сайлауга килалмаучыларга сайлаучылар төштән соң үзләре барачак. Таҗлы вирустан саклану өчен, барлык чаралар да күрелгән.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар