Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Сайлаулар үтте, нәтиҗәләр билгеле

Узган атнада Дәүләт Думасына сайлаулар булып узды.

Өч көн барган тавыш бирүләрдә Балтач халкы актив катнашты. Сайлаулар көнне Балтачка ТР кеше хокукларын саклау вәкиле Сәрия Сабурская җитәкчелегендә Бавария Ландтагы депутатлары Кристиан Франк Ульрих Хенкель, Ульрих Сингер, Мавритания Ислам Республикасының икътисади һәм социаль советы генераль секретаре Мухаммед Махмуд Эль Хадж Брахим, Сирия Гарәп Республикасы Халык депутаты Самир Хаджар, Сирия Гарәп Республикасының элеккеге депутаты Махмуд Альхасан килгән иде. Алар Балтач, Норма, Чепья авылларында урнашкан сайлау участокларында булып, сайлауларның оештырылуы, барышы белән кызыксындылар. Аларны район башлыгы Рамил Нотфуллин озатып йөрде.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, сайлау участокларына килгән 24349 сайлаучының 90,25 проценты үз тавышларын «Бердәм Россия» партиясе өчен биргән. КПРФ партиясенә 5,33 процент халык ышаныч белдергән. ЛДПРны  – 1,31, «Гадел Россия»не 0,52 процент сайлаучы хуплаган. Башка партияләрнең дә үз фикердәшләре бар. «Новые люди» – 0,47, «Коммунисты России» – 0,39, «Партия пенсионеров» – 0,33, «Партия Роста» һәм «Яблоко» – 0,18, «Российская партия свободы и справедливости» – 0,14, «Зеленые» – 0,12, «Зеленая альтернатива» – 0,10, «Родина» – 0,09, «Гражданская платформа» партиясе 0,06 процент тавыш җыйган.

26 номерлы сайлау округы буенча Балтачта иң күп тавыш Вольфсон Илья Светославовичта. Аның кандидатурасын 24349 сайлаучының 67,76 проценты хуплаган.

*       *      *

Алтынчы номерлы бермандатлы сайлау округы буенча Галиев Ранис Харис улы Балтач муниципаль районы Нөнәгәр авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылыш депутаты булып сайланды. Ранис Харисович 1978 елда туган. «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау