Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дума сайлауларына участокларга битлек, перчаткалар һәм антисептиклар сатып алды

ТР Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларны оештыру өчен шәхси саклану чараларын вакытыннан алда сатып алды.

Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Без алдагы сайлау кампаниясе вакытында территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә барлык шәхси саклану чараларын алырга контрактлар төзү һәм тәэмин итү буенча эшне бер айга иртәрәк төгәллибез. Безнең участоклар саклык чаралыры белән тәэмин ителәчәк", - диде Кондратьев ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында. Ул ассызыклаганча, сайлауларның куркынычсызлыгы һәм легитимлыгы мәсьәләләренә беренче чиратта игътибар биреләчәк.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе сүзләренә караганда, татарстанлыларның иминлеге турында сайлау системасының Covid-19 вакцинациясендә актив катнашучы гади әгъзалары да кайгырта.

"Безнең бүгенге көндә, районга карап, участок һәм территориаль комиссияләр эшендә катнашучыларның 47%тан 53%ка кадәр хезмәткәрләр прививканы ясаттылар. Шулай ук авырып, ревакцияләнүчеләр дә бар. Сайлау комиссияләре системасының гомуми якланышы 60% дәрәҗәсендә», - дип төгәлA574484ләштерде Кондратьев.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: думага сайлаулар