Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасын укытачак

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә участок сайлау комиссияләренең кадрлар составы өчен укулар бара.

Участок комиссиясе эшенең барлык этапларын үз эченә алган лекцияләрдә 22 меңгә якын кеше онлайн режимда катнаша. Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар белем дәрәҗәсенә тест узачаклар.

- Без сайлау кампаниясенең финиш сызыгында торабыз. Сайлауларга кадәр бер айдан азрак вакыт калды. Безнең төп бурыч-участок һәм территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларының һөнәри компетенцияләрен югары дәрәҗәдә саклап калу. Динамик үсүче сайлау системасы шартларында бу принципиаль мөһим, - дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

- Сайлаучыларның үз тавыш бирүенә мөнәсәбәте дә сайлау комиссияләренең кадрлар составын әзерләү дәрәҗәсенә бәйле. 2021нче сайлауларда тавыш бирүнең ни дәрәҗәдә легитим узуына бәйле.

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә «УИК эшчәнлеген оештыру» юнәлеше буенча әзерлек программасын эшләделәр, ул Участок комиссиясе эшенең барлык этапларын үз эченә ала – сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерүдән алып машина укыла торган код белән Тавыш бирү нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзүгә кадәр һәм аларны ТСККА тапшыру. Лекцияләрнең гомуми озынлыгы 10 академик сәгать тәшкил итә, бу вакыт эчендә 22 тематик модульне узу планлаштырыла. Программада сайлау процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү турында лекцияләр каралган, аерым модуль сайлау участогында стресс хәлләрен булдырмауга багышланган. Белем бирү программасын ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, бүлек җитәкчеләре, аппарат хезмәткәрләре һәм профильле экспертлар алып бара.

Исегезгә төшерәбез, 17, 18 һәм 19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү узачак. Шулай ук Татарстанда аерым округларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар УИК