Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү өчен 42 вакытлы участок ачылачак
Вакытлы сайлау участоклары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк
Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен 42 вакытлы сайлау участогы булдырылачак. Мондый карарны республика Үзәк сайлау комиссиясенең 128 нче утырышында кабул иттеләр.
Участоклар гражданнар вакытлыча була торган урыннарда — медицина учреждениеләрендә, шифаханәләрдә, шулай ук «Казан» халыкара аэропортында оештырылачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, мондый участоклар сайлаучыларга сайлауларда катнашуга конституцион хокукларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
Вакытлы сайлау участоклары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев