Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Татарстанда региональ дәүләт матбугат басмаларында басма мәйданны бүлү буенча җирәбә салу узды

Партия һәм кандидатлар массакүләм мәгълүмат чараларында агитациягә керешәләр

«Бердәм Россия»нең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, кампаниянең иң актив һәм иң кызыклы чоры – массакүләм мәгълүмат чараларын үз позициясен, сайлау алды агитациясен һәр сайлаучыга җиткерү өчен куллану башлана.

"Без, әлеге этапны көтеп тормыйча, барлык мөмкин булган чараларны - интернет, очрашуларны ишек алларында, җәмәгатьчелек киңлекләрендә оештыруны кулланып, массакүләм агитация эшләрен алып барырга тырыштык", - дип хәбәр итте Камалтынов.

"Массакүләм мәгълүмат чараларында агитация массакүләм колачлау, һәркемгә барып җитү мөмкинлеге бирә. "Бердәм Россия" Закон кысаларында барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланачак. Без басма һәм электрон ММЧ мөмкинлекләрен максималь рәвештә кулланачакбыз", - дип ассызыклады Юрий Камалтынов.

«Бердәм Россия» сайлау штабы җитәкчесе сүзләренә караганда, эфир вакытын һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларында урыннарны бүлү буенча җирәбә салу – барлык партияләргә һәм кандидатларга тигез мөмкинлекләр бирә торган механизм.

"Кемнеңдер эфирда күбрәк яки азрак вакыт алу мөмкинлеге юк. Барлык партияләргә һәм кандидатларга матбугаттагы мәйданнарның тигез күләме, телевидение һәм радиоканалдагы вакыт тигез бүленә, барысы да тигез шартларда. Сайлау алды кампаниясе кысаларында сайлаучылар белән эшләү шуның белән кызыклырак булачак", - дип сөйләде спикер.

Эфир вакыты 12 төбәк каналында (биш телеканал, җиде радиоканал) өч телерадиотапшырулар оешмасында (Татарстан ДТРК, ТНВ, Татмедиа АҖ) һәм ике муниципаль каналда (бер телеканал, бер радиоканал) сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка теркәлгән 53 кандидат арасында бүленәчәк.

Бушлай басма мәйданны бүлү буенча җирәбәдә 86 төбәк газеталары редакциясе һәм бер муниципаль район катнаша.

Бүгенге көннән башлап партия барлык муниципаль районнарда да пикет программасын башлап җибәрә – пикетлар барышында бердәмроссиялеләр халыкка партия бурычларын күзаллап җиткерәчәк, шулай ук халыкка партия һәм кандидатларга наказлар җыю буенча барлык мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр.

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар