Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

"Волга" клубы экспертлары сайлауларны контрольдә тоту турында фикер алышачак

Киләчәк сайлауларда тавыш бирүне ни рәвешле контрольдә тоту оештырылачак?

17-19 сентябрьдә Россиядә Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Күп көнлек тавыш бирү белән бәйле рәвештә, сәяси көчләр сайлауларда һәр сайлау участогын күзәтүчеләр белән тәэмин итә алмавын таныды инде. Әйтик, "гадел рәсәйлеләр" тавыш бирү өчен барлык биналарның 70%ын үз контроле белән тәэмин итәргә планлаштыралар - бу 60 меңгә якын участок, ЛДПР да 94 меңнән артык участокка 40 меңнән артык кешене җибәрергә тели. КПРФ һәм "Бердәм Россия" барлык сайлау участокларында да күзәтәчәкләре турында белдерделәр.

Дискуссиянең кискенлеген видеокүзәтү оештыруның яңа тәртибе турындагы мәсьәлә арттырды, ул сайлау комиссияләренә, партияләргә, кандидатларга һәм сәяси процессның башка катнашучыларына күзәтү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта сайлауларда видеокүзәтү системасы беркайда да Россиядә кебек киң кулланылмый.

Сайлаулар - 2021 дә тавыш бирүне ни рәвешле контрольдә тоту оештырылачак? Партияләрнең һәм җәмәгатьчеләрнең барлык сайлау участокларын күзәтүчеләр белән тәэмин итәргә көче җитәрме? Тавыш бирү барышын тикшереп торучыларның эше сайлау процессының легитимлыгы гаранты булып торамы? Сайлау нәтиҗәләре буенча җәмгыятьнең ышанычы булсын өчен тагын нәрсә кирәк? Бу һәм башка мәсьәләләр буенча «Волга» клубы экспертларына 2021 елның 3 сентябрендә «Сайлаулар-2021: тавыш бирүне контрольдә тоту" утырышында фикер алышырга тәкъдим ителә.

Утырыш онлайн режимда трансляцияләнәчәк, 14:00 сәгатьтә башлана. Традиция буенча, дискуссия тамашачыларына да трансляция чатында сораулар бирү һәм экспертлардан онлайн режимында җаваплар алу мөмкинлеге булачак.

Утырышта катнашучы экспертлар исемлеге:

1. Алексей Куртов - Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты

2. Айрат Фәррахов - җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты (Бердәм Россия)

3. Андрей Кондратьев - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе

4. Зилә Вәлиева - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе

5. Эдуард Шәрәфиев - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (ЛДПР)

6. Олег Коробченко - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (Үсеш партиясе)

7. Альфред Вәлиев - «Россия коммунистлары» партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге комитетының беренче секретаре, Казан шәһәре Думасы депутаты

8. Дамир Хөснетдинов - эшмәкәр, сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат (Гадел РОССИЯ - Патриотлар - Дөреслек өчен)

9. Алинә Гыймалтдинова - блоггер-күзәтүче

10. Александр Малькевич - тавыш бирүне иҗтимагый тикшереп тору буенча Координация советы рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының дөрес булмаган мәгълүмат таратуга каршы тору, иҗтимагый контроль һәм интернет куркынычсызлыгы буенча эшче төркем әгъзасы (онлайн катнаша)

11. Алена Булгакова - «Бәйсез иҗтимагый Мониторинг» ассоциациясенең башкарма директоры (онлайн катнаша)

12. Алексей Песков «чиста сайлаулар өчен "корпусы" хәрәкәтенең башкарма комитеты әгъзасы, бәйсез иҗтимагый мониторинг ассоциациянең федераль координаторы (онлайн катнаша)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар