Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләр Дәүләт Думасына көзге сайлауларның гаделлеген һәм үтә ачыклыгын гарантияли

Көзге сайлаулар вакытында Татарстан территориясендә 18 мең күзәтүче эшләячәк, аларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы юллаячак.

Күзәтүчеләр саны тавыш бирү процедурасын мөмкин кадәр ачык һәм гадел итәчәк. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия парламентына сайлаулар инде хәзер үк югары конкурентлылык белән аерылып тора. Бу күп санлы партияләр катнашуы (Үзәк сайлау комиссиясендә 14 партия теркәлгән), шулай ук партиянең бер мандатлы округлардагы киң вәкиллеге белән дә бәйле.

"Республикада күзәтүчеләрнең төгәл саны тавыш бирү башланырга берничә көн кала билгеле булачак. Сайлауларда якынча 18 мең кеше эшләячәк,аларның 3 меңе ТР Иҗтимагый палатасыннан булачак. Күзәтүчеләрнең мондый саны тавыш бирү процедурасының транспарантлыгын һәм гаделлеген гарантияли", - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

Аны ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев тулыландырып, хәзерге Россия сайлауларында Күзәтүчеләр институтының югары әһәмиятен ассызыклады.

"Кандидатларның федераль исемлеген теркәгән сәяси партия, тиешле бер мандатлы сайлау округы буенча теркәлгән кандидат, Россия Иҗтимагый палатасы һәм Россия субъектларының иҗтимагый палаталары һәр участок сайлау комиссиясенә тавыш бирүнең барлык көннәре дәвамында барлык процессларны да чиратлап күзәтә ала торган ике күзәтүчене билгели ала", - дип аңлатты Кондратьев.

Ул искәртеп узганча, Дәүләт Думасына булачак сайлаулар 2021 елның 17-19 сентябрендә яңа форматта узачак. Бу коронавирус пандемиясе шартларында сайлаучыларның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар