Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

2018 елның иң яхшы көрәшчеләре һәм көрәш буенча тренерлары билгеле – исемлек

Иң-иңнәрне Актанышта Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган традицион көрәш турнирының ачылыш тантанасында билгелиячәкләр.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән Татарстан Республикасы көрәш федерациясе президиумы әгъзалары утырышында 2018 елның иң яхшы көрәшчеләре һәм көрәш буенча тренерлары билгеле булды. Исемлекне Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин игълан итте.

14-15 февраль көннәрендә Актаныш районында Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган традицион көрәш турниры узачак. Бәйгедә узган елга нәтиҗәләр дә ясалачак. Турнирда 2018 елның иң яхшы көрәшчеләрен, тренерларын, журналистларын билгеләп үтәчәкләр. Түбәндәге баллар ярышлар нәтиҗәсендә билгеләнә.

2018 елның иң яхшы көрәшчеләре:

1. Ренас Кәлимуллин (Зәй районы) – 36 балл
2. Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы) – 36 балл
3. Ислам Фәлахов (Алабуга районы) – 32 балл
4. Раил Нургалиев (Биектау районы) – 32 балл
5. Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче районы) – 32 балл.

2018 елның их яхшы олылар белән эшләүче тренерлары:

1. Вакыйф Дәүләтшин (Казан) – 104 балл
2. Ильяс Билалов (Әлмәт) – 62 балл
3. Җәүдәт Хөсәинов (Казан) – 60 балл.

2018 елның иң яхшы яшьләр белән эшләүче тренерлары:

1. Илнар Гәрәев (Түбән Кама) – 114 балл
2. Руслан Нургалиев (Әлмәт) – 86 балл
3. Илнур Хәйбуллин (Яр Чаллы шәһәре) – 78 балл.

2018 елның иң яхшы журналистлары:

1. Радик Сабиров – “Идел” журналының баш редакторы
2. Атлас Гафиятов – “Татарстан яшьләре” газетасының баш редакторы
3. Илнар Хөснуллин – “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты
4. Илдус Илдарханов – журналист
5. Илназ Фәзуллин – “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларының баш редакторы
6. Алмаз Гафиятов – ТНВ каналында “Батырлар” тапшыруы алып баручысы.

2018 елның иң яхшы җирле журналистлары:

1. Нурзада Сәмигуллин – Балтач районы
2. Рамилә Хәмидуллина – Әлмәт районы
3. Фәнил Нигъмәтҗанов – Теләче районы
4. Виктор Шадрин – Түбән Кама районы
5. Алия Хәйретдинова – Биектау районы
6. Гүзәл Хилавиева – Апас районы
7. Рөстәм Зарипов – Балтач районы активисты.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш